Бүген, 16 гыйнвар көнне Алабугада көрәш буенча Татарстан чемпионаты старт ала. Бәйге ике көн дәвам итәчәк. Әлеге мәртәбәле ярышта Актаныш көрәшчеләре дә катнаша.
Менә алар бил алышачак батырларыбыз:
-
60 кг авырлыкта Радмир Хаҗиев;
-
65 кг авырлыкта Денис Муллахмәтов; Ислам Мирзаев;
-
70 кг авырлыкта Илсаф Ибраһимов;
-
75 кг авырлыкта Рөстәм Шакирҗанов;
-
85 кг авырлыкта Илназ Вәкилов;
-
90 кг авырлыкта Булат Туктаров;
-
100 кг авырлыкта Рузил Исхаков; Наил Зарипов;
-
130 кг авырлыкта Илшат Шәрәпов;
-
130 кг-нан артыграк үлчәүдә Валерий Миңнегалиев.
Көрәшчеләребезгә уңышлар телибез!
Нет комментариев