Кукмарада «Вахит» ҖЧҖ призларына милли көрәш буенча ачык беренчелек узды. Безнең Актаныш спортчылары әлеге бәйгедә югары осталык күрсәттеләр һәм призлы урыннар яуладылар.
Әнвәров Гадел, Әнвәров Рамазан һәм Фазуллин Данияр, мактаулы 2 урынны алып, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шәйхетдинов Сәид һәм Закиров Арсен шулай ук пьедесталның 3 баскычына күтәрелеп җанатарларны сөендерделәр. Команданың тренеры-Илфир Әнвәров.
Команданың уңышлары аерым игътибарга лаек. Бердәм эш һәм югары әзерлек дәрәҗәсе нәтиҗәсендә Актаныш районы командасы, милли көрәштә лидер статусын раслап, 2 нче урынны яулады.
Көрәшчеләребезне һәм аларның тренерларын котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
Нет комментариев