Бүген Тукай районының Түбән Суыксу авылындагы «Алга» спорткомплексында көрәш буенча Татарстан һәм РСФСР чемпионы Раббани Шәрипов истәлегенә балалар арасында көрәш турниры үтте. Актаныш районының яшь көрәшчеләр командасы бәйгедән I урын белән кайта.
Ярышта республиканың 8 районыннан 100 дән артык яшь спортчы бил алышты.
Районыбыздан катнашучы егетләребез әлеге ярышта бик матур чыгыш ясадылар һәм 1 урынга ия булдылар.
Менә алар призлы урын алучы көрәшчеләребез:
- 1 нче урында - Хөснетдинов Рөстәм (Пучы), Әнвәров Гадел (Актаныш), Фазуллин Данияр (Пучы), Закиров Арсен (Актаныш), Шәмсиев Ильяс (Пучы)
- 3 нче урында - Шәйхетдинов Сәид (Пучы), Әнвәров Рамазан (Актаныш), Сабитов Зиннур (Пучы), Исхаков Нурсолтан (Актаныш), Кашапов Айрат ( Пучы), Әюпов Илназ (Актаныш), Мухаметов Рәзил (Пучы).
Көрәшчеләребезне һәм тренерларны чын күңелдән котлыйбыз!
Нет комментариев