Пучы балалар иҗат үзәге укучысы Россия чемпионы булды
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Пучы балалар иҗат үзәге укучысы Россия чемпионы булды

Пучы Балалар иҗат үзәгендә көрәш белән шөгыльләнүче Айрат Кашапов 4-6 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татарча көрәш буенча Рәсәй беренчелегендә катнашты. Райондашыбыз 60 кг үлчәү авырлыгында республикабыз данын яклады һәм бөтен көндәшләрен җиңеп, «Рәсәй чемпионы» исемен яулады.

 Остазы - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.  Айрат, сине зур уңышың белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр телибез.


Нет комментариев