Пучы көрәшчеләре Минзәлә районыннан җиңү белән кайттылар
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Пучы көрәшчеләре Минзәлә районыннан җиңү белән кайттылар

Пучы Балалар иҗат үзәгенә йөрүче егетләребез 10 февраль көнне Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында булып узган «Хуҗәмәт ремонт-механика заводы ҖЧҖ» призларына татарча көрәш буенча ачык турнирда катнаштылар.

Шактый укучыларыбыз үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясап призлы урыннар яуладылар. 

1 нче урын -
Хөснетдинов Рөстәм
Кашапов Айрат 
2 нче урын -
Шәйхетдинов Сәид
Салихов Фаяз
Мухаметов Рәзил
Шәмсиев Ильяс 

3 нче урын -
Салихов Рамазан
Рузибоев Тимур

Молодцы, егетләр!!! Көрәшчеләребезгә һәм остазлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улына киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз!

Пучы Балалар иҗат үзәге җитәкчесе Газизова Ләйсән Фидәис кызы


Нет комментариев