ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Балаларыгыз кичке 11дән соң өйдәме?

Ел башыннан Актаныш районында 11 ата-анага карата беркетмәләр төзелеп, алар административ җаваплылыкка тартылды.

«Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» 2010 елның 14 октябрендәге 71-ТРЗ номерлы ТР Законы нигезендә 18 яшькә кадәрге балаларның кыш көне 22дән 6 сәгатькә кадәр, җәй көне — кичке сәгать 23тән иртәнге 6га кадәр ата-аналарсыз, яки ата-ананы алмаштыручы затларсыз өйдән читтә булуы тыела. Балигъ булмаганнар өчен ата-ана җавап бирә.

Ел башыннан Актаныш районында 11 ата-анага карата беркетмәләр төзелеп, алар административ җаваплылыкка тартылды.

Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте


Нет комментариев