23 октябрь көнне «Кояшкай» балалар бакчасында кунакларны каршы алдык. Актанышның Үзәк китапханә хезмәткәрләре килеп, бүгенге көндә бик мөһим һәм актуаль булган экология темасына мавыктыргыч чара үткәрделәр.
Очрашу башында кунакларыбыз балаларга экологиянең уртак йортыбыз булган Җир шарының сәламәтлеге икәнен төшендерделәр. Әйләнә-тирә мохитны саклау мәсьәләсе һәрбер кеше өчен, хәтта иң кечкенәләребез өчен дә, никадәр мөһим адым икәнлеге турында җылы сөйләшү булды. Балаларыбыз, табигатьне рәнҗетсәк, Җирнең ничек елавын, ә әйләнә-тирәбездә чисталыкны сакласак, аның ничек сөенүен ачык итеп күрделәр һәм йөрәкләре аша үткәрделәр.
Балалар белемнәрен кызыклы уеннар аша ныгыттылар:
- Сортларга аеру: Төрле төстәге — сары, яшел, зәңгәр, кызыл чүп савытларының ни өчен кирәклеген өйрәнделәр.
-
Гамәли уеннар: Чүпне дөрес сортларга аерырга өйрәнеп, экологик культура нигезләрен үзләштерделәр.
Үзәк китапханә апалары буш кул белән килмәгәннәр иде — очрашу ахырында һәр балага якты хисләр бүләк иттеләр һәм сөендереп, буяу өчен яшькә туры килә торган рәсемнәр тараттылар.
Очрашу бик файдалы, җылы һәм эчтәлекле узды. Балаларыбызга экологик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен Актаныш Үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез!
«Кояшкай» №5 балалар бакчасы колективы
Нет комментариев