Балалар иминлеге – уртак бурыч
Мәгариф яңалыклары

Балалар иминлеге – уртак бурыч

Актанышның «Әтәчкәй» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы узды. Педагоглар балаларның сөйләм телен үстерү, ике телдә белем бирү һәм юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча тәҗрибә уртаклашты.

Утырыш барышында катнашучылар балаларның сөйләм телен, авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек белән танышты, мастер-классларда катнашты. «Әтәчкәй» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләре катнашында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган тамаша да күрсәтелде. Әкият мотивларына нигезләнгән чарада балалар юл билгеләре һәм юлда имин йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытты.

Балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әгъләмова балаларны юлда имин йөрергә кечкенәдән өйрәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте:

– Балаларның иминлеге беренче урында тора. Шуңа күрә без аларга юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтәбез. Балалар мәктәпкә йөри башлагач та, юлда үзләрен дөрес тотсыннар, имин йөрсеннәр өчен бу бик кирәк. Ата-аналар белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез, алар чараларда һәм конкурсларда актив катнаша.

Методик берләшмәдә ике телдә белем бирү, балаларның сөйләм телен үстерү һәм педагогларның үзара тәҗрибә уртаклашуы мәсьәләләренә дә игътибар бирелде. Мондый очрашулар яңа эш алымнарын өйрәнергә һәм аларны көндәлек эшчәнлектә кулланырга ярдәм итә.Методик берләшмәд

Балалар бакчасы белән гаиләнең бердәм эшләве балаларның үсешенә дә уңай йогынты ясый. Ата-ана Лилия Хәлилова бакча тормышында катнашулары турында сөйләде:

– Без балалар бакчасы белән һәрдаим хезмәттәшлек итәбез, төрле чараларда балалар белән бергә катнашабыз. Тәрбиячеләр ярдәм сораганда, кулдан килгәнчә булышабыз. Әти-әниләрнең катнашуы балаларны да дәртләндерә, алар чараларда теләп катнаша.


Нет комментариев