Район хәрби комиссариаты хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбыз белән хат аша аралашу мөмкинлеге турында хәбәр итте.
Почта юлламасында адресны язу тәртибе:
Хат адресатына барып җитсен өчен адресны конверт тышына түбәндәге тәртип белән язарга кирәк: 103400, Москва-400, войсковая часть ХХХХХХ (полевая почта ХХХХХХ)
Хәрби частьнең номерын белмәгән очракта, район хәрби комиссариатыннан хат юллаган гражданның нинди частьта хезмәт итүен ачыклагыз.
"Россия почтасы" бүлекчәләре хатларның авырлыгы 20 граммга кадәр булган очракта, бандерольләрне 2 килограммга, ә посылкаларны 10 килограммга кадәр кабул итә.
Нет комментариев