Район җитәкчесе Ленар Зарипов көндәлек эшчәнлеге барышында районыбызның оешма-предприятиеләре белән танышуны гамәлгә кертте. Бүген Ленар Рафак улы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән берлектә районыбыз хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты.
Җитәкчеләр "Нур", "Таң", "Наратлы", "Чиялек" "Нигез", "Башак" хуҗалыклары һәм "Актаныш" агрофирмасында булды. Басу-кырларда игеннәр үсеше, терлекчелек фермалары, машина-трактор парклары, икмәк саклана торган амбарлар каралды.
Нет комментариев