Көзге кыр эшләре тәмамланганнан соң ике атнага бер тапкыр район хуҗалыкларын караулар оештырыла. Бүген район җитәкчелеге "Наратлы" хуҗалыгының еллык эшчәнлеген күздән кичерде.
Көнлек акча кереме- терлекчелектән.
"Наратлы" хуҗалыгының да икътисади нигезен терлекчелек тәшкил итә. 2021 елда хуҗалык 90 миллион сум табыш алган. Шушы сумманың 7 миллионы икмәк сатудан, 19 миллионы ит җитештерүдән, калганы сөт сатудан кергән.

2020 ел белән чагышырганда, сөт җитештерү 103 процентка арткан, ит җитештерү дә үсештә- 104 процент.
Район җитәкчелеге тарафыннан узган елгы семинар барышында мал баш саннарын арттыру бурычы куелган иде, "Наратлы"да максатка ирешә алганнар- терлек санын 107 башка арттырганнар.
Гомуми күрсәткечләр буенча район хуҗалыклары арасында "Наратлы" 4 нче позицияне били.
Нет комментариев