Республикабызда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.
Бүген технология техникумы Казанда уза торган ярминкәдә катнаша.Техникум үзлрендә һәм районыбыз мәктәпләренең тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк- җимешне- авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итә.
Балалар бакчалары коллективлары үзләре җитештергән кайнатма, тозланган гөмбә, кыяр-помидор эшләнмәләрен, компотларны шәһәр халкына юллады.
Ярминкәне оештыруда балалар иҗат үзәге педагоглары да үзләреннән зур өлеш кертә.
Ярминкәне ямьләп җыр-биюләр, башка мәдәни номерлар әзерләнде.

Актаныш районы делегациясен мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова җитәкли.
Нет комментариев