Урак-2024: Бүген районыбызның урып-җыюда катнашачак комбайннары тикшерелә
Авыл хуҗалыгы сулышы

Урак-2024: Бүген районыбызның урып-җыюда катнашачак комбайннары тикшерелә

Бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю башланыр алдыннан һәр елны икмәк җыю техникасының бу эшкә әзерлек сыйфаты тикшерелә. Бүген әлеге мөһим чара районыбызның 7 зонасында уза.

Быел хуҗалыкларның уракка төшәсе техникаларын район башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Нәфис Сәлимгәрәев, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Актаныш районы буенча җитәкчесе Әфка Сәрвәров,  авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең җитештерү- маркетинг бүлеге җитәкчесе Рушан Мөхәммәдиев,  Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов составындагы комиссия карый. Мөһим чарада районның барлык хуҗалыклары да катнаша.


Нет комментариев