Казандагы Актаныш якташлар җәмгыятен җитәкләгән якташыбыз, Вәсим Вахитов тарафыннан әзерләнгән броньлы УАЗ автомобиле тиздән махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызга китәчәк.
Олы йөрәкле Вәсим абыйга ярдәме өчен ихластан рәхмәт.

Шулай ук битараф булмаган райондашларыбыз һәм волонтерлар җыйган ярдәм дә шушы көннәрдә юлга чыгачак.

Теләк бер генә - дөньяда тынычлык урнашып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Бу хакта район башлыгы Ленар Зарипов Telegram-каналында хәбәр итте.
Нет комментариев