Бүген Актанышлылар унберенче тапкыр гуманитар ярдәм әзерләп махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җибәрде.
Районыбызда яшәүче һәркем сугышчыларыбызга кулыннан килгәнчә булышты, азык-төлек, кием-салым, чиста су, башка кирәк-яраклар сатып алу өчен акчалата ярдәмнәр күрсәттеләр. Волонтерлар бүген иртә белән алдан тартмаларга тутырылган йөкләрне машина арбаларына төяделәр. Солдатлар соравы буенча УАЗ- буханка автомобилен Иске Байсар авылында туып-үскән эшмәкәр Рәдис Хашимов сатып алып бирде. Кыю шоферларыбыз, озатучылар бүген олы юлга чыктылар.
Хөрмәтле райондашлар, юлчыларыбызга хәерле сәфәрләр теләп торыйк, догада булыйк.
Айнур Гыймадиев фотолары
Нет комментариев