Инвалидлар декадасы уңаеннан эшмәкәр Хашимов Рәдис исемле егетебез исеменнән авыл җирлеге рәисе белән инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе (бер үк вакытта шул Рәдиснең әнисе була инде ул) авылдагы бөтен инвалидларга кыйммәтле күчтәнәч-пакетлар өләшеп чыктылар.
Бик күп бездә инвалидлар. Аларның барысы исеменнән дә ул егеткә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Исәнлек-саулык бирсен, шушылай игелекле булып калсын һәрвакыт. Һәм ул егетне үстергән әти-әнисенә дә олы рәхмәтләребезне җиткереп, киләчәктә дә сәламәт булсыннар, озын-озак гомер итсеннәр, игелекләр кылып яшәсеннәр, Аллаһның рәхмәтләре ирешсен, дигән теләктә калабыз.
Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ, Иске Байсар авылы
Нет комментариев