Районыбызда Өлкәннәр ункөнлегендә олы яшьтәгеләргә игътибар тагы да артты.
Бүген икенче санлы Актаныш мәктәбе укучылары 92 яшьлек Баязит Мөхәммәтовның хәлен белде.

Баязит Шәймәрдән улы районыбызның Почетлы гражданы. Үзе һәрвакыт тәрбиядә яши, ветеранның йрт-җир тирәсендә көзге бакча эшләре дә тәмамланган.
Әмма "БлагоДарение" фонды волонтерлары бер дә аптырап тормады.
Фондның махсус формасы- ап-ак жилетлы укучылар өмәгә дип кулларына себерке-тырмалар тотып килгән.
Волонтерлар Баязит абый яшәгән йорт тирәсендәге яфракларны җыйдылар.
Алар артыннан бар урам яктырып китте.
Яфракларны кызлар-егетләр полиэтилен капчыкларга тутырып өеп куйдылар.
Нет комментариев