"Бердәм Россия" партиясе "Өлкән буын" проекты буенча "Әбиләр кайгыртуы" акциясе оештыра.
"Әбиләр кайгыртуы" акциясе кысаларында бүгеннән 15 августка кадәр бәйләм әйберләр җыела. Әлеге кирәк-яраклар Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан китәргә мәҗбүр булган качакларга тапшырылачак. Аскы Актанышның Ветераннар советы бу акциягә кушылырга теләк белдерде инде. Башкаларны да кулдан килгәнчә хәйрия эшчәнлегендә катнашырга чакырабыз. Игелек-җирдә ятмас!
Нет комментариев