21 гыйнвар көнне “Актаныш таңнары” газетасы 2022 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында күптән көтелгән бүләкләр уйната.
Отышлар уйнату урыны Балалар иҗат үзәге, вакыты- 10.00 сәгатьтә!
Алдан вәгъдә иткәнчә, иганәчеләребез бүләкләре- сарык бәрәне, печән кипләре, бодай һәм бәрәңге уйнатыла.
Шулай ук бәхетле абунәчеләребезне мөхәррият әзерләгән электр чәйнеге, аш-су бүлмәсе өчен үлчәү, фен, үтүк, пычаклар җыелмасы кебек кыйммәтле призлар сөендерәчәк.
Бүләкләр уйнатканны үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, 21 гыйнварда 10.00 сәгатьтә балалар иҗат үзәгенә рәхим итегез!
Нет комментариев