Бу мөһим

17 яшьлек егет мопед белән юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Актаныш районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең күп тапкырлар кисәтүләренә карамастан, бүген мопедлар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калып булмады

Актаныш районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең күп тапкырлар кисәтүләренә карамастан, бүген мопедлар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калып булмады.

Бүген 12:22 сәгатьтә Юбилей урамында 17 яшьлек яшүсмер мопед белән идарә итүне югалтып, юлдан читкә чыгып егыла. Нәтиҗәдә  күпсанлы тән җәрәхәтләре ала. 

Хөрмәтле ата-аналар, яшьләр, мопед, скутер, пит-байкларда йөргәндә юл кагыйдәләренә игътибарлы булсагыз иде. Бер ялгышлык гомерлек үкенүләргә китерергә мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Юл хаталарны кичерми. 


Нет комментариев