Актаныш вәкилләре «Ел хатын- кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-егете» конкурсында җиңде
Бу мөһим

Актаныш вәкилләре «Ел хатын- кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-егете» конкурсында җиңде

Бүген Актанышта «Ел хатын- кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-егете» конкурсы узды. Бәйгедә Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Мамадыш, Әгерҗе, Минзәлә районы конкурсантлары катнашты.

  • «Хатын-кыз-лидер» номинациясендә Гөлфинә Мөхәммәдиева,
  • «Хатын-кыз-ана» номинациясендә  Алсу Хөснуллина,
  • «Хатын-кыз мәдәният һәм рухи көч» номинациясендә Ирина Миңнекәева,
  • «Хатын-кыз-ел өлгесе» номинациясендә Дилбәр Вәлиева,
  • «Ир-ат-лидер» номинациясендә Рәмис Кадыйров җиңүче булып танылдылар. 

Хөрмәтле җиңүчеләребез, сезне уңышларыгыз белән котлыйбыз. Алдагы этапларда да «Ел хатын- кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-егете» конкурсында Актаныш районы данын якларсыз дигән өметтә калабыз.

Айнур Гыймадиев фотолары


Нет комментариев