"Кыш бабайга хат язам!" бәйгесе җиңүчеләре Яңа ел каникулларында сәламәтлекләрен ныгытачак
Бу мөһим

"Кыш бабайга хат язам!" бәйгесе җиңүчеләре Яңа ел каникулларында сәламәтлекләрен ныгытачак

"ТАТМЕДИА"  "Актаныш-информ" филиалы "Кыш бабайга хат язам!" бәйгесенә йомгак ясады.  

               "Кыш бабайга хат язам!" бәйгесе җиңүчеләре Яңа ел каникулларында спорт белән шөгыльләнәчәк.

              Бәйгегә 8 яшьтән өлкәнрәк иҗатчылар катнашты.  Яшь шагыйрьләр әлеге теманы ачып бирә торган 3 куплетлы шигырьләр иҗат итте. Бәйгегә лайклар саныннан чыгып нәтиҗә ясалды. Менә алар безнең җиңүчеләр-  Рушан Ибраһимов,  Альбина Галиева, Савелий Петин, Лилиана Сәләхова , Зәлия Газетдинова, Айзат Заһертдинов. 
            Җиңүчеләр Яңа ел ялларында "Лачын" боз-спорт сараенда шуу  һәм "Дулкын" бассейнында йөзү өчен сертификатлар белән бүләкләнде.

 


Нет комментариев