1 апрельдән 25 майга кадәр "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында иртәгә, 26 май көнне отыш үткәрәбез.
3 җиңүчебез, алдан вәгъдә иткәнчә, унар чебиле булачак. 1 айлык чебиләр белән иганәчебез тәэмин итә.
Уен барышы 9.00 сәгатьтә "Актаныш-информ"ның ВК челтәрендә туры эфирда күрсәтеләчәк, туры эфир язмасын яңалыклар тасмасында калачак.
Районыбызның бердәнбер басма матбугаты- 90 еллык тарихка ия "Актаныш таңнары" газетасында район, республика яңалыклары, кызыклы әңгәмәләр, ил-көн яңалыклары, белдерүләр, киңәшләр укый аласыз.
Газетага язылу бәясе- 783 сум!
Нет комментариев