Хөкүмәтнең тиешле карарына кул куелды, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы.
«РФ Хөкүмәте карары имзаланды... Ул Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү вакытын билгели. Чара 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак», - диелә медиаофис хәбәрендә.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, Росстатта Министрлар Кабинетының Халык санын алу вакыты турындагы карарына кул кую фактын расладылар.
Нет комментариев