2022 елның гыйнвар аенда Актаныш районында 15 бала туган.
Актаныш авылында 6, Татар Суыксуында 2, Актанышбаш авылында 2, Киров, Такталачык, Иске Байсар, Чуракай, Әтәс авылларында 1-әр сабый якты дөньяга аваз салган. Туучылар саны, 2021 елның гыйнвары белән чагыштырганда, 7 гә артык.
Гыйнвар аендагы демография, узган ел белән чагыштырганда, якты өмет уята. Үлем- китем дә кимегән, 2021 елның гыйнварында 43 булса, быелның гыйнварында 35 кеше.
Гаилә коручы парлар берәү, ә аерылышучылар 5-әү . Узган ел 3 гаилә таркалган.
Вафат булучы 35 кешенең 5се эш яшендәгеләр- Актанышта 3, Татар Суыксуында 2, Чалманаратта 1 типсә тимер өзәр яшьтәге кешенең гомере вакытсыз өзелгән. 2 кеше асылынып үлгән.
Нет комментариев