«Җиңү капкалары» акциясенә йөзләгән райондашыбыз чыкты
Бу мөһим

«Җиңү капкалары» акциясенә йөзләгән райондашыбыз чыкты

«Үлемсез полк» йөреше быел «Җиңү капкалары» акциясе форматын алды. Бөек Җиңү Байрагы беркетелгән бизәүле автомобильләрне райондашларыбыз урамга, капка алларына чыгып каршылады.

Ватан сугышында катнашкан бабаларының портретларын тоткан авылдашларның йөзендә алар өчен горурлык хисләре балкый иде. Кайберәүләр Җиңү машиналарын илебез символлары-Россия, Татарстан флаглары, чәчәкләр, шарлар  белән каршылады.


Нет комментариев