Бүген изге Рамазан аеның дүртенче көне тәмамлана. Райондашларыбыз кардәшләре, дусларын чакырып саваплы гамәл булган авыз ачу мәҗлесләрен оештыра башлады инде.
Райондашларыбыз өчен быел да ифтар мәҗлесләре оештырыла. Иртәгә, 5 апрельдә "Бүләк" мәчетендә авыз ачу мәҗлесе узачак. 6 апрель көнне Җәмигъ мәчетендә шундый күркәм мәҗлес үткәреләчәк.
Балаларыбыз арасында да ислам диненең биш баганасының бер шарты булган уразаны тотучылар арта.
- Ураза тотучы балаларыбыз өчен аерым мәҗлес оештырырга ниятлибез,- диде районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.
Рамазан ае тәмамланганда матур традициягә әверелгән районкүләм ифтар мәҗлесен дини гыйлем бирүче вәгазьләр белән үткәрү күздә тотыла.
Нет комментариев