"Идел-йорт" XXI төбәкара Шамил Закиров исемендәге татар театр коллективлары бәйгесендә Иске Сәфәр халык театры коллективы дипломант булып танылды һәм акчалата бүләккә лаек булды.
Халык театрының танылган артисты Әлфис Әхмәтшәрипов "Иң оста ир-ат ролен башкаручы" номинациясендә хөрмәтләнде. Шунысын әйтергә кирәк, Әлфис узган елгы "Идел-йорт" фестивалендә дә бу номинациядә җиңү яулаган иде.
Котлыйбыз!
Нет комментариев