Әле генә редакциябезгә күңелсез хәбәр килеп иреште. Әниләр турында иң матур җырны башкаручы, татар халкының сөекле җырчысы Флера Сөләйманова вафат булган.
Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. "Бүген иртә белән хастаханәдә китеп барган. Безгә - туганнарына кызы Әлфия хәбәр итте", - дигән гаиләнең килене Ләбибә ханым агентлыкка.
Җырчыга 84 яшь булган. Ул тумышы белән Кама Тамагы районнан. Туган авылы - Иске Барыш.
Кайда, ничек, кайчан җирләнәчәк - әлегә хәбәр ителми.
Нет комментариев