КҮПТӘН КӨТКӘН ОТЫШ: 21 гыйнварда "Актаныш таңнары" газетасы кыйммәтле бүләкләр уйната
Бу мөһим

КҮПТӘН КӨТКӘН ОТЫШ: 21 гыйнварда "Актаныш таңнары" газетасы кыйммәтле бүләкләр уйната

21 гыйнвар көнне “Актаныш таңнары” газетасы 2022 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында күптән көтелгән бүләкләр уйната.

        Отышлар уйнату урыны Балалар иҗат үзәге, вакыты- 10.00 сәгатьтә!
        Алдан вәгъдә иткәнчә, иганәчеләребез бүләкләре- сарык бәрәне, печән кипләре, бодай һәм бәрәңге уйнатыла.

       Шулай ук бәхетле абунәчеләребезне мөхәррият әзерләгән электр чәйнеге, аш-су бүлмәсе өчен үлчәү, фен, үтүк, пычаклар җыелмасы кебек кыйммәтле призлар сөендерәчәк. 
        Бүләкләр уйнатканны үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, 21 гыйнварда 10.00 сәгатьтә балалар иҗат үзәгенә рәхим итегез! 


Нет комментариев