Башлангычлар күбрәк ял итәчәк.
Мәктәпләрдә икенче чирек тәмамланып килә. Кышкы каникул 29 декабрьдә башлана һәм 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Беренче сыйныфларның өстәмә ялы булачак. Алар 7-13 февральдә дә каникулга китә.
Яңа ел чыршы бәйрәмнәре тәртибе әлегә билгеле түгел. Роспотребнадзор профилактика чараларын истә тотарга чакыра. Бәйрәмгә аниматорлар чакырмаска, мәктәпкә ата-аналарның берсен генә китерергә киңәш итә, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев