Мәскәүдән куанычлы хәбәр:Актаныш талантлары "Могҗизалар кыры-Поле чудес"та катнашты
Бу мөһим

Мәскәүдән куанычлы хәбәр:Актаныш талантлары "Могҗизалар кыры-Поле чудес"та катнашты

Бүген "Агыйдел" Дәүләт җыр-бию ансамбе каршында оешкан "Ак инеш" бию ансамбле һәм "Адымнар-Актаныш" полилингваль комплексының "Ак нур" вокаль ансамбле егет-кызлары Беренче каналның "Могҗизалар кыры-Поле чудес" тапшыруын төшерүдә катнаштылар.

Тапшыруны 1 октябрь көнне күрсәтәчәкләр.

Әлеге тапшыру Укытучылар көненә багышлана.

Актанышның яшь талантлары Казан шәһәренең 15 мәктәбе директоры Иван Филатовның командасы буларак чыгыш ясады. Иван Александрович безнең җырчы-биючеләрнең бөтен студиянең яме булуын әйтте. 

Укучылар тапшыруга кадәр Мәскәү буенча сәяхәттә булдылар.

Тиздән алар кайтыр юлга кузгала. Хәерле, имин юллар сезгә балалар һәм педагоглар!


Нет комментариев