Соңгы көннәрдә уртача һава температурасы бер дәрәҗәдә тора. Ул күзәтелгән күп еллык нормалардан 3–5 градуска югары.
Татарстанда октябрь ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы көннәрдә уртача һава температурасы бер дәрәҗәдә тора. Ул күзәтелгән күп еллык нормалардан 3–5 градуска югары.
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, октябрьнең өченче декадасында әлеге тенденция үзгәрешсез кала. Күп еллык нормалардан һава температурасы якынча 5 градуска югары булачак.
26 октябрьдә яңгыр явачак. Көндез 11 градус җылылык саклана.
чыганак һәм фото: http://matbugat.ru/news/?id=23720
Нет комментариев