Питбайклар белән булган аварияләрнең күплеге аркасында балаларга бензин сату тыела
Бу мөһим

Питбайклар белән булган аварияләрнең күплеге аркасында балаларга бензин сату тыела

Дәүләт Советы депутатлары балигъ булмаганнарга бензин сатуны чикләү турындагы канун кабул итте.

 

16 яшькә җиткән һәм машина йөртү таныклыгы булган балалар гына ягулык сатып ала алачак.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сүзләренчә, мондый тыю балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә тиеш.
Питбайкларны иярләгән балигъ булмаганнар машина юлына килеп чыга һәм аварияләргә эләгә, ни кызганыч, үлем белән тәмамланганнары да шактый. 

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/pitbaiklar-belan-bulgan-avariialarnen-kuplege-arkasynd

 


Нет комментариев