Россиядә 2022 елда яшәү минимумы, минималь хезмәт хакы (МРОТ) һәм пенсия күләме артачак. Бу турыда Президент Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышында әйтте.
1 июньнән эшләмәгән пенсионерлар өчен пенсия күләме 10% ка артачак. Уртача алганда, пенсионерлар 19,3 мең сум алачаклар.
1 июньнән яшәү минимумы да 10% ка артачак (кешегә яшәр өчен кирәк булган минималь продуктлар һәм көнкүреш товарлары бәясе, ташламалар күләме бу күрсәткечкә бәйле - ред.). Илдә уртача яшәү минимумы 13,9 мең сум булачак.
1 июльдән минималь хезмәт хакы 10% ка артып, уртача 15,2 мең сумны тәшкил итәчәк.
1 июльдән шулай ук хатын-кыз хәрбиләргә 1,5 яшькә кадәр бала карау өчен пособие күләме икеләтә артачак. Аларга аена 31 мең сум акча түләнәчәк.
Нет комментариев