Россиядә шикәргә бәяләр төшкән икән...
Бу мөһим

Россиядә шикәргә бәяләр төшкән икән...

Россиядә шикәргә бәяләр икенче атна рәттән төшә. Бу хакта РИА Новости яза.

                                                       Росстат материалларыннан күренгәнчә, 16 апрельдән 22 апрель аралыгында Россиядә шикәр бәясе уртача 1,07 процентка кимегән. Узган атнада, 9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр, шулай ук шикәр бәясе 0,34 процентка түбәнрәк булган. Әмма ел башыннан шикәр бәясе 51,35 процентка арткан.

                                                       Росстат мәгълүматлары буенча, шулай ук йомыркага, тавык итенә бәяләр төшә, ә карабодай, дөге, тары ярмасына бәяләр кыйммәтләнә


Актаныш Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Шикәр Сахар Хаклар төшә Россия

Нет комментариев