Әҗәкүл мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен бүген яз бәйрәме оештырды.
Табигатьнең иң матур җирендә, ачык һавада карга боткасы пешереп балаларны кунакка чакырды.
"Каникулның бер көне" дип аталды ул.
Кызлар-малайлар ботка пешкәнче өлкәннәр оештырган уеннарда көчләрен сынады, бәйгеләрдә актив катнашты. Хәрәкәтле уеннарда кәефләре күтәрелгән укучылар тәмле боткадан авыз итте. Әлеге чара Әҗәкүл авылының балалар мәйданчыгында узды.
Нет комментариев