30 август, Татарстан Республикасы көнендә Актанышта олысы-кечесе өчен бик күп төрле чаралар уздырылды. Аларда райондашлар, бәйрәм көннәрендә туган ягыбызга кунакка кайтучылар рәхәтләнеп ял итте.
18:00 сәгатьтә "Мәдәният" паркында Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме узды. Әдәбият бәйрәмендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Г. Тукай бүләге иясе, шагыйрь Мөхәммәт Мирза да катнашып чыгыш ясадылар, шигырьләр укыдылар.
Бәйрәм «Пар балдаклар» фонтаны янында концерт белән дәвам итте.
Нет комментариев