Теләкәй авыл җирлеге башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде.
Бүгеннән җирлек дилбегәсен үз кулларына Гайнетдинов Илүс Талип улы алачак. Аңа үз хәер-фатихасын район Башлыгының урынбасары Илшат Габдулхаев бирде.
Илүс Гайнетдинов шушы авылда туган, озак еллар хуҗалыкта эшләгән, җирлекнең бөтен проблемаларын ишетеп кенә түгел, ә үзе дә авыл тормышының үзәгендә кайнаган кешеләрнең берсе. Аңа алдагы көннәрдә уңышлар телибез. Халык белән аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә насыйп булсын.
Актаныш районы мәгълүмат үзәге
Нет комментариев