Ислам тарихында зирәк хатын-кызлар хакында риваятьләр буыннан-буынга тапшырылып килгән. Шундый ханымнарның берсе – Әсма бинте Хариҗә Фәзәри.
Әсма бинте кызын кияүгә биргәндә нәсыйхәт кылып болай дигән: «Син, кызым, үзең үскән оядан башка гаиләгә китәсең. Үзең белмәгән гаиләдә, үзеңә ияләнмәгән ир белән бергә каласың. Әгәр дә син аңа җир булсаң – ул сиңа күк булачак, аңа ятак булсаң – ул сиңа терәк булачак, син аңа кол булсаң – ул синең әсиреңә әйләнәчәк.
Аңа бәйләнмә, чөнки алай итсәң, ул сине күрә алмаячак; аннан читләшмә, чөнки ул сине онытачак. Ул сиңа якынайса, син дә аңа якынай; ул ерагайса, син дә ерагай. Аның ис сизүен, ишетүен һәм күзен сакла. Ул синнән бары тик тәмле ис кенә сизсен, яхшы сүзләр генә ишетсен, сине матур килеш кенә күрсен!»
Нет комментариев