«Нигез» хуҗалыгында агротехник ашлама капчыкларын махсус эшкәртү хезмәтләренә тапшыралар
Экология

«Нигез» хуҗалыгында агротехник ашлама капчыкларын махсус эшкәртү хезмәтләренә тапшыралар

Бүген «Нигез» хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә эшчәнлеккә алырдай уңай яңалыкларны шактый күрдек. Табигатьне саклау, җир-суны пычратмау кебек экологик чараларга игътибар бирелә башлаган.

             Ашлама, гербицид кебек агротехник чаралар салынган савытларны биредә теләсә-кая ташламыйлар, ә махсус хезмәтләргә тапшыралар. Гамәли киңәшмә вакытында да бу савытларны җыючы компания вәкилләре "Нигез" хуҗалыгына килгән иде. Хуҗалык эшчеләре безнең күз алдында химикатлардан бушаган тартма-савытлар, капчыкларны йөк машинасына төяп утильләштерергә озаттылар. 

            Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалык җитәкчеләрен басу-кырларда мондый калдыкларны ташлап калдырмаска, ә "Нигез"дәгечә җыеп тапшырырга өндәде. 


Нет комментариев