Ачык суд утырышында Актаныш районы гражданы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Кеше һәм закон

Ачык суд утырышында Актаныш районы гражданы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

2021 елның 23 сентябрендә гражданин Мөхәммәтов Илназ Илгиз улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы судында 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин И.И. Мөхәммәтов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) елга һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителде, 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

 


Нет комментариев