Алдан хәбәр ителгәнчә, җинаять кылуда шикле 43 яшьлек адәм Актаныш районы Татар Суыксуы авылыннан булып чыкты. Казанга аның белем алу өчен килгәнлеге әйтелде.
KazanFirst хәбәрчесенә Татарстан Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, 16 яшьлек кыз һәм 43 яшьтәге хатын-кыздан да хокук саклау органнарына гариза кергән. Аларның берсе Совет районында, икенчесе Киров районында гомер итә.
Аларның гаризасы буенча җентекле тикшерү уздырылачак. Җинаять кылуда шикле адәмне ике айга сак астына алдылар.
Нет комментариев