Агымдагы елның 17 ноябрендә Артем Старовойтовка, 18 ноябрьдә Александр Шумиловка, 29 ноябрьдә Айдар Вәҗиевкә һәм Радик Сәлаховка, 30 ноябрьдә Рамил Хәсәншин белән Хамис Хафизовка, 1 декабрьдә Рөстәм Кәримовка карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.
Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән әлеге гражданнар административ хокук бозуда гаепле дип табылдылар һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителделәр. Шулай ук алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен бу гражданнар 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штрафка тартылдылар..
Нет комментариев