Актаныш районының җәмәгать судьясы райондашны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте
Кеше һәм закон

Актаныш районының җәмәгать судьясы райондашны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте

25 октябрьдә Актаныш районы гражданы Әскәров Раил Мөбәрит улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча судының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Р.М. Әскәров административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителде, 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штрафка тартылды. 


Нет комментариев