Чаллыда 7 автомобильгә ут төртүче кешене полиция тоткарлаган
Кеше һәм закон

Чаллыда 7 автомобильгә ут төртүче кешене полиция тоткарлаган

Бүген төнлә белән Чаллыда полиция бүлегенә бер граждан BMW X6 машинасының януы турында хәбәр итә.

Мәскәү проспектында 58/12 адресындагы парковкада 7 автомобильгә ут кабуы ачыклана. Ике машина тулысынча янып бетә, калганнарына өлешчә зыян килә. 

 Янгын сүндерүчеләр 3 сәгать 6 минутта янгынны сүндерүгә ирешә. Зыян өлеше 11,1 кв. м мәйданны тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта хокук сакчылары машиналарга ут төртүчене тоткарлаган. Ул Чаллыда яшәүче 40 яшьлек шәһәр кешесе. Ул үз гаебен тулысынча таныган


Нет комментариев