44 яшьлек юл төзүче фаҗига урынында һәлак булган. «Төзелеш яки башка эшләрне алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Татарстанда Чаллы-Зәй – Әлмәт трассасында юл ремонты вакытында "КамАЗ" машинасы юл эшчеләрен бәрдерә. Фаҗига Якты Күл авылы янында була. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий бу уңайдан җинаять эше ачылуын белдергән.
Нет комментариев