Актаныш районында соңгы атна эчендә руль артында эчкән килеш алты кеше тоткарланды, шуларнын икесе кабаттан исерек хәлдә руль артына утырган. Әлеге гражданнарга карата җинаять эше кузгатылды.
Шушы ук атнада 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 1 кеше тән җәрәһәте ала. Руль артына утыручылар арасында кануннарны санга сукмаучылар да шактый, 130 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде.
Нет комментариев