Хөкем карары нигезендә машина йөртүгә ваемсыз караган райондашыбыз таныклыксыз калды
Кеше һәм закон

Хөкем карары нигезендә машина йөртүгә ваемсыз караган райондашыбыз таныклыксыз калды

Чираттагы суд утырышы алкогольле эчемлекләр кулланып машина йөрткән ир-атка карата гадел хөкем чыгарды.

02.09.2021 числосында гражданин Төхбәтуллин Мөнир Таһир улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды. Татарстан Республикасы Актаныш район судында 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин М.Т.Төхбәтуллин административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) елда 6 (алты) айга мәхрүм ителде һәм 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәзаага тартылды.


Нет комментариев