Хокук бозган өчен райондашыбыз машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде
Кеше һәм закон

Хокук бозган өчен райондашыбыз машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде

29 декабрь көнне гражданин Нуруллин Нияз Мәхмүт улына карата РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

                Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Н.М. Нуруллин административ хокук бозуда гаепле дип таныла. Хокук бозучы автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) елга һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителде. Шулай ук әлеге гражданга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
 


Нет комментариев